Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының дүртенче туры матчы узды

Үзәк стадионда Казаннан «Алабуга» һәм «Медиа Рубин» командалары очрашты.

Беренче таймда безнең футболчылар көндәш кырының яртысында нык тордылар, бик күп куркыныч мизгелләр тудырдылар. Ләкин икенче таймда казанлылар көч җыйды һәм һөҗүмгә күчте. 

Нәтиҗәдә матч 3:2 исәбе белән «Медиа Рубин» файдасына тәмамланды. Кунаклар командасы уенчыларының берсе Камил Юсупалиев билгеләп үткәнчә: 

— Алабугалыларга уеннары өчен рәхмәт! Көндәшебез тәҗрибәле, көчле һәм бик яхшы иде. Башта без оттырдык, тик аннары тактиканы үзгәрттек — һәм нәтиҗә яхшы булды. Матч нәтиҗәләре буенча безгә эшләргә урын бар дип әйтә алам — мәсәлән, тупны тоту, яңа комбинацияләрне яхшырак өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев