Алабугада «Домуправ-3» идарәче компаниясе 10 айлык эше турында сөйләде
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Домуправ-3» идарәче компаниясе 10 айлык эше турында сөйләде

Шәһәр планеркасында «Домуправ-3» идарәче компаниясе директоры Екатерина Биктемирова узган 10 айдагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Халыкның заявкалары һәм санлы сервислар

10 ай эчендә идарәче компаниягә 23 600дән артык гариза килгән. Шуларның 23 052се вакытында үтәлгән, тагын 421е буенча эш алып барыла. Аларның бер өлеше сезонлы эшләр белән бәйле булса, икенчеләре өчен проект-смета документлары әзерләргә кирәк.

Компания «Дәүләт хезмәтләре. Йорт» системасын актив рәвештә гамәлгә кертә. Мәгълүмат системасының тулылыгы 96 процентка җиткән — бу Татарстан буенча бишенче урын. Йортлар буенча 96 уртак чат булдырылган, аларда 7300дән артык кеше бар.

Йортларның иминлеге һәм хокук бозулар белән көрәш

Техник мөмкинлек булган 47 йортта видеодомофоннар урнаштырылган. Дроннар һөҗүме куркынычы янаганда, Хирург Нечаев урамындагы 15нче һәм Пролетар урамындагы 32нче йортларда подъезд ишекләрен Бердәм диспетчерлык хезмәте операторы автомат рәвештә ача. Хезмәт күрсәтелә торган йортларда 35 яшеренү урыны җиһазландырылган, аларга кодлы ачкыч тартмалары куелган.

Алабугада «Домуправ-3» идарәче компаниясе 10 айлык эше турында сөйләде

Аерым игътибар хокук бозуларга каршы көрәшкә бирелә. Быел май аеннан эре габаритлы калдыклар мәйданчыкларына видеокамералар урнаштырыла башлады. Эре габаритлы чүп-чарны дөрес урнаштырмау белән бәйле 77 очрак буенча материаллар муниципаль контроль бүлегенә тапшырылган. 30 мең сум күләмендәге бер дәгъва судта карала, тагын 15 беркетмә буенча дәгъвалар җавап бирүчеләргә җибәрелгән. Муниципаль контроль бүлеге белән берлектә хуҗасыз автомобильләрне эвакуацияләү эше дә алып барыла.

Алабугада «Домуправ-3» идарәче компаниясе 10 айлык эше турында сөйләде

Газ куркынычсызлыгы һәм торак фонды торышы

Газ куркынычсызлыгы мәсьәләсе дә кискен тора. «Алабугагаз» ЭПУ хезмәткәрләре белән берлектә «Домуправ-3» хезмәткәрләре газ колонкалары һәм плитәләре кулланыла торган фатирларны тикшерә. Өч йорт газдан тулысынча, 10 йорт өлешчә өзелгән. Моңа җиһазларны урнаштырудагы кагыйдә бозулар сәбәп булган: тәрәзәсез ванна бүлмәләренә колонкалар кую, саф һава керү клапаннары булмау, ишекләрне һәм стеналарны сүтү, газ приборларының авария хәлендә булуы.

Тагын ике проблема бар. Беренчесе — фатир хуҗаларының йорттагы уртак коммуникацияләрне тышлап куюы, бу аларга хезмәт күрсәтүне кыенлаштыра. Икенчесе — торак биналарны яңадан планлаштыру. Эшләр сыйфатсыз башкарылса, бүлмәләрдә күгәрек барлыкка килергә мөмкин.

Билгеләп үтик, «Домуправ-3» карамагында 167 күпфатирлы йорт һәм блоклы төзелештәге 33 йорт бар. Аларда 19 300 кеше яши. Йортларның яртысыннан күбрәге 60 елдан артык элек төзелгән, шуларның 42се — мәдәни мирас объектлары. «Домуправ-3» штатында 30 кеше эшли. Хезмәт күрсәтүне барлык кирәкле лицензияләре һәм рөхсәтләре булган подрядчы оешмалар башкара.


Нет комментариев