Алабугада буш торган автовокзал бинасы урынында базар булачак
Алабуга муниципаль районы Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы узды. Утырышны район башлыгы Рөстәм Нуриев алып барды.
Совет әгъзалары гамәлдәге һәм планлаштырыла торган объектларның архитектурасын карадылар, барлыгы тугыз проектны тикшерделәр. Аларның бер өлеше хуплау тапты, ә кайберләре камилләштерүгә җибәрелде.
Совет әгъзалары «Павильоннар һәм машина юу урыны булган сәүдә үзәге бинасы» проекты өчен бертавыштан тавыш бирделәр. Объектны Чапаев урамы, 76а/1 адресы буенча — берничә ел элек автовокзал ачарга планлаштырылган буш торган бинада ачу күздә тотыла. Аңа чиктәш территорияне дә җәлеп итү планлаштырыла.
Проект вәкиле Юрий Окунев хәбәр иткәнчә, биредә Казанныкы кебек заманча, уңайлы базар булачак. Янәшәдә сәүдә өчен бер катлы павильоннар һәм машина юу урыны урнашачак.
Буш торган территорияне файдалану идеясе тулысынча хупланды. Проектны тормышка ашыруга ике елга якын вакыт бирелде, чөнки биредә инженерлык челтәрләрен уздыру таләп ителәчәк.
Совет әгъзалары Болгар һәм Швалев урамы чатында кибет төзелешен дә хуплады, тик төсләр бизәлешен яңадан карау шарты куелды. Бу объект әлеге микрорайонда бик кирәк.
Ә менә Әйләнеч шоссесында, Георгий храмы янында кибет төзү планнары кире кагылды. Шул ук вакытта бу участокта, тиешле рөхсәтләр булмыйча, җир эшләре башланып, төзелеш материаллары да өеп куелган булган. Моннан тыш, участок хуҗалары килүчеләр өчен машина кую урыннарын да, тизлек җыю полосасын да күздә тотмаганнар, ә бу юл хәрәкәте кагыйдәләренә каршы килә. Моннан тыш, бу участок аша киләчәктә «Южный» паркына кадәр тротуар салу планлаштырыла.
Үзгәрешләр кертергә кирәк булган проектлар Шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышларында кабат каралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев