Сентябрь ахырыннан октябрь урталарына кадәр шәһәрдә масштаблы мәдәни чаралар үткәрелә.

29 сентябрь — 4 октябрь — «Моя Цветаева» фестивале. Россиянең төрле төбәкләреннән 50 галим, язучы һәм артист килүе, 10 концерт, шигърият сәгатьләре, күргәзмәләр көтелә. 29 сентябрьдә сәгать 18.00дә программаны Татарстанның халык артисты Юлия Җиһаншина концерты ачып җибәрә.
30 сентябрьдә 11.00дән 12.00гә кадәр 600дән артык укучыны берләштергән «Читаем Цветаеву» Бердәм дәресе узачак, 14.00дә «Марина Цветаева: «Я тоже была...» күргәзмәсе ачыла, 16.30да фестивальне ачу тантанасы һәм Марина Цветаева исемендәге XIII әдәби премияне тапшыру була.
2 октябрьдә премия лауреаты Ирина Коро музыкаль-шигъри театры белән чыгыш ясый. 3 октябрьдә Цветаева учагын кабызу һәм премия лауреаты Елена Фролова чыгышы көтелә. Чаралар «Музей — шәһәргә» проекты кысаларында оештырыла, керү бушлай. Туристлар өчен яңа тәкъдим — 3 һәм 4 октябрьдә «Елабужский маршрут. По следам Марины» авторлык экскурсиясе. Искәрмә — Евгений Князевның «Казанова» моноспектакле (чакыру билетлары буенча). Программа һәм экскурсиягә язылу: https://elabuga. com/festivalMoyaCvetaeva/

30 сентябрь — 2 октябрь — Идел буе федераль округы музейлары советының X гомуми җыелышы. Алабугага 69 музейдан 189 вәкил киләчәк. Алар арасында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова да бар. Алабуга музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко — Идел буе федераль округы музейлары советы идарәсе әгъзасы.
8 — 10 октябрь — «Кечкенә тарихи шәһәрләрне һәм авыл җирлекләрен саклау һәм яңарту» XVII Бөтенроссия конференциясе. Россиянең 31 төбәгеннән 200 эксперт — реставраторлар, архитекторлар, Мәдәният һәм Төзелеш министрлыклары вәкилләре, кече шәһәрләр хакимиятләре — Татарстан һәм Алабуга тәҗрибәсе белән танышачак.
Нет комментариев