Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү төгәлләнде
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү төгәлләнде

Белгечләр Иске татар зиратының XIX гасырның 15 һәйкәлен торгызган. Эшләр тәмамлангач, тарихи кабер ташлары элеккеге урыннарына кайтачак.

Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү 

Һәйкәлләрне реставрацияләүне Мәскәүдән белгеч җитәкләде

Алабугада Иске татар (мөселман) зиратындагы кабер ташларын реставрацияләү эшләре тәмамланды. Эшләрнең соңгы этабында Мәскәүдән шәһәребезгә Россия Дәүләт фәнни-тикшеренү реставрация институтының беренче категорияле рәссам-реставраторы Анастасия Макарова килде.

Ул дүрт ай дәвамында XIX — XX гасыр башына караган кабер ташларын реставрацияләү эшләренә методик җитәкчелек итте. Алабугадагы проект белән беррәттән, белгеч Иоанн Предтеча монастыренда сакланган тагын да борынгырак чорга караган кабер ташлары коллекциясен реставрацияләү эшләрен дә җитәкли.

Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү

Һәйкәлләрне чистарттылар, ныгыттылар һәм дымнан сакладылар

Реставраторлар кабер ташларын туфрак һәм тузан катламнарыннан, лишайник, мүк һәм суүсемнәрдән тулысынча чистартты. Аларга биоцид эшкәртү һәм гидрофобизация үткәрелде, ягъни ташка суны кире кагу үзлеге бирелде. Урыны белән купкан катламнар ныгытылды, сынган өлешләр ябыштырылды, кителгән урыннар тулыландырылды.

Анастасия Макарова сүзләренчә, һәйкәлләр известьташ һәм комташтан ясалган. Әлеге токымнар күзәнәкле булуы сәбәпле, җимерелүгә бирешүчән. Барлык кабер ташлары да су белән юдырылган, пар генераторы ярдәмендә юдырылып, биоцид составлар белән эшкәртелгән.

Кирәк булган урыннарда сынган өлешләр ябыштырылган, кителгән урыннар мастика белән тулыландырылган. Шул ук вакытта реставрацияләнгән урыннар бераз түбәнрәк калдырылган, бу автор материалы белән реставрация нәтиҗәсендә өстәлгән өлешнең чикләрен ачык күрсәтергә мөмкинлек бирә.

— Һәйкәлләрнең барысында да диярлек буяу катламы эзләре сакланган, — дип билгеләп үтте Анастасия Макарова. — Бу өстәмә тикшеренүләр үткәрүне таләп итә. Алар кабер ташын куйганда ук буялганмы, әллә туганнары соңрак, каберләрне карап-тәрбияләп торганда, буяуны яңартканмы — моны ачыкларга кирәк.

Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү

Кәтиб Әхмәтзакир Әл-Мортыви 30га якын кабер ташы ясаган

Иске татар (мөселман) зираты XIX гасыр урталарында Алабуганың 1846 елда император Николай I тарафыннан расланган генераль планы нигезендә ачылган. Биредә XIX — XX гасыр башына караган, сәнгать һәм тарихи-мәдәни кыйммәткә ия кабер ташлары урнашкан. Аларның якынча 30ын талантлы катиб Әхмәтзакир әл-Мортыви ясаган.

— Барлыгы өч автор ачыкланды, — дип сөйләде Халиков исемендәге Археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Полина Каплан. — Аларның берсе — әл-Мортыви. Геометрик бизәкләр төшерелгән кабер ташларының бер өлеше аның эшләре. Әниләр, хатыннар һәм кызлар каберләренә куелган ташлар аеруча кызыклы. Алар нәфислеге белән аерылып тора һәм, кагыйдә буларак, үсемлек орнаментлары белән бизәлгән.

Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү

Некропольне туристлык маршрутларына кертергә планлаштыралар

Кабер ташларын реставрацияләү шәһәрнең мөселман тарихын өйрәнү өчен чын чыганакларның аз булуы проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк. Реставрацияләнгән тарихи ядкарьләрне популярлаштыру максатыннан, иске татар (мөселман) зиратын туристик маршрутларга кертү планлаштырыла.

— Кабер ташларын реставрацияләп, аларны зираттагы элекке урыннарына кайтару — ил күләмендә караганда да бик кыйммәтле һәм кызыклы идея, — дип ассызыклады Анастасия Макарова. — Мондый эшләр бик сирәк башкарыла. Мәскәүдә күптән түгел тормышка ашырылган проектны исәпкә алмаганда, бу очракны уникаль дип әйтергә мөмкин. Гадәттә таштан ясалган тарихи коллекцияләр музей фондларында саклана, ә монда алар тарихи урыннарына кире кайтарыла.

Алабугада борынгы мөселман кабер ташларын реставрацияләү

Реставрацияләнгән 15 һәйкәл элеккеге урыннарына кайтарылачак

Алабугада кабер ташларын реставрацияләү эшләре «Татнефть» хәйрия фондының «История, застывшая в камне» проекты кысаларында башкарыла. Проектны тормышка ашыру өчен «Алабуганың мәдәни мирасын саклау» коммерцияле булмаган автоном оешмасына 2 миллион сумнан артык акча бирелгән.

Эшләрне Халиков исемендәге Археология институты белгечләре башкарды. Проектта Алабуга районы башкарма комитеты, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге, Алабуга мөхтәсибәте, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре, шул исәптән «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» район газеталары редакцияләре дә катнашты.

Проект кысаларында нәселдән килгән морзалар, сәүдәгәрләр һәм мещаннар каберләренә куелган 15 кабер ташы реставрацияләнде. Эшләр реставрация остаханәсе итеп җайлаштырылган бинада башкарылды. Озакламый тарихи ядкарьләр элекке урыннарына кайтарылачак.


Нет комментариев