Алабугада Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар
Төгәл 85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башланган. Әлеге көнне искә алу уңаеннан Алабугада ветераннар, юнармиячеләр һәм администрация вәкилләре катнашында митинг узды.
85 ел элек, 1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать 4тә сугыш игълан итмичә фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Илебез тарихында иң куркыныч һәм канлы Бөек Ватан сугышы башлана. Ул миллионнарча кешенең гомерен өзде, шәһәрләрне һәм авылларны җимерде, балаларны ятим калдырды һәм меңнәрчә язмышны имгәтте. Бу көнне без Брест крепостен саклаучыларны, камалыштагы Ленинградны, Мәскәү янында үлемгә каршы торган панфиловчыларны һәм фронтта да, тылда да Җиңүне якынайткан һәркемне искә алабыз.
Алабугада хәтер чаралары узды. Иртән Тыл хезмәтчәннәре скверында чәчәкләр салдылар, аннары Хәтер мәйданында митинг узды. Тантанада ветераннар, администрация вәкилләре, җирле предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм юнармиячеләр катнашты.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев искәртеп үткәнчә, Алабугадан фронтка 14 мең кеше киткән, шуларның җиде меңе генә әйләнеп кайткан. Ул үзенең шәхси тарихы белән уртаклашты: аның абыйсы 1941 елда Смоленск янында һәлак булган. Башлык шулай ук балачаклары сугыш елларына туры килгән әти-әнисе турында сөйләде. Ул вакыттагы кебек үк, бүген дә бөтен ил Ватанны саклау өчен берләште дип ассызыклады җитәкче һәм махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга рәхмәт белдерде.
Бөек Ватан сугышы елларында 650 алабугалы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Алабугадан җиде меңнән артык сугышчы сугыш кырларында һәлак булган яки хәбәрсез югалган.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе Михаил Семёнов сугышның һәрвакыт иң зур корбаннар китерүенә игътибар итте. «Хәзер тарих кабатлана, — диде ул. — Без әлеге Җиңүне искә алу билгесе итеп җиңәргә, дошманны кабат юк итәргә тиешбез».
Хәтер һәм кайгы көне бер минутлык тынлык белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев