Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Безнең ишегалды» программасы буенча 10 ишегалдында эшләр бара

Проект кураторлары бүгенге көнгә төзекләндерү эшләренең беренчел нәтиҗәләрен ясады.

Алабуга районында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Безнең ишегалды» республика программасының актив этабы дәвам итә. Проект кураторлары төзекләндерү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

Яшәүчеләр белән 100% килештерү

Проектлауның мөһим этабы рәсми рәвештә тәмамланды: планлаштырылган барлык ишегалларында да халык белән очрашулар һәм төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын тәкъдим итү 100 процента башкарылды. Бу һәр проект җәмәгатьчелек фикер алышуын узган һәм алабугалыларның теләкләре исәпкә алынган дигәнне аңлата.

Техника кайсы ишегалларында эшли?

Бүгенге көндә 10 ишегалдында юл эшләре бара:

  • Матросов урамы, 3–13 йортлар;
  • Татарстанга 10 ел урамы, 11 һәм 24А йортлар;
  • Тойминская урамы, 18 йорт;
  • Мәскәү урамы, 48 йорт.

Нәрсәләр эшләнгән?

Әлеге ишегалларында төзүчеләр җир эшләреннән юл өслеге салуга күчтеләр. Объектларда инде түбәндәгеләр башкарылган:

  • җәяүлеләр тротуарларын асфальтлау;
  • урам җиһазларын (балалар һәм спорт комплексларын) урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләү һәм асфальтлау.

Искәртеп үтәбез, «Безнең ишегалды» масштаблы программасы инфраструктураны комплекслы яңартуга юнәлтелгән: сыйфатлы яктырту һәм куркынычсыз юллардан алып, барлык яшьтәге кешеләр өчен дә уңайлы ял итү зоналары булдыруга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев