Алабугада бер хатын-кыз кара елан тешләгәннән соң реанимациягә эләккән
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, пациенткага ашыгыч ярдәм вакытында күрсәтелгән, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.
Алабуга үзәк район хастаханәсенә урманда җиләк җыйганда кулын кара елан тешләгән хатын-кыз китерелгән. Башта зыян күрүче пыяла белән кулны кистем дип уйлаган. Шулай да, игътибар белән карагач, үләндә елан күреп алган.
Организмның реакциясе бик тиз башлана. Берничә минуттан хатын-кызның сулыш юллары шешенә (отек) башлый. Ул вакытны сузмыйча, шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә.
Елан тешләгәннән соң якынча ярты сәгать узгач, пациент инде Алабуга ЦРБсының реанимация бүлегенә китерелә. Василий Колесников җитәкчелегендәге табиблар оператив рәвештә кирәкле ашыгыч ярдәмне күрсәтә.
Хәзерге вакытта хатын-кызның гомеренә куркыныч янамый.
Медицина хезмәткәрләре искә төшерә: елан тешләгән дигән шик булганда, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә һәм вакытны сузарга ярамый. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга яки мөмкин кадәр тизрәк якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Урманда йөргәндә, аеруча җиләк һәм гөмбә сезонында, игътибарлы булырга, аяк астына карап йөрергә һәм биек үләнле урыннарга кермәскә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев