Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Балаларны яклау көненә багышланган зур бәйрәм узды

Пионерлар паркында балачак бәйрәменә багышланган масштаблы күңел ачу чаралары оештырылды.

Агачлар һәм сукмаклар арасында бик күп төрле уен мәйданчыклары уңайлы гына урнашты. Нәниләр, үсмерләр һәм аларның ата-аналары җитезлек, үткенлек, тизлек һәм көч буенча сыныштылар, шахматта логиканы һәм юлларда куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләрен белүләрен чыныктырдылар, VR-күзлекләр ярдәмендә уйнадылар, йомшак конструктор җыйдылар, карусельләрдә әйләнделәр.

Бәйрәмгә җыелучыларны Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев котлады. Илне яклау — ул балаларны яклауны да аңлата, һәркөнне башкара торган хезмәтебез балаларыбыз өчен кирәкле барлык нәрсәне тәэмин итә — бу да яклау, дип ассызыклады АМР башлыгы һәм ата-аналарга яшь буынны тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Нуриев «Күңелле стартлар» муниципаль уенында җиңгән мәктәп командаларына: Костенеево, «Университет» мәктәпләренә, 10 нчы күппрофильле лицейга һәм «Алабуга Политех» ка 1,5 миллион сумлык сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, өч гаилә — Кашаповлар, Мухтасимовлар һәм Шувалиевлар ана капиталына сертификатлар алды.

Шуннан соң Рөстәм Нуриев һәм «Соллерс Алабуга» җәмгыятенең дәүләт органнары белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Лилия Оболонская «Мәктәпкә барырга ярдәм ит» акциясе кысаларында тугыз булачак беренче сыйныф укучысына барлык кирәк-яраклары булган портфельләр тапшырды.

Моннан тыш, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко иң актив ике мәктәпкә музейларга бару өчен ике сертификат бирде.

Яшь Алабуга артистларының концерты һәм флешмобы беркемне дә битараф калдырмады. Теләүчеләр мастер-классларда истәлекле сувенирлар ясый һәм «Вызов-Fest» футбол фестивалендә катнаша алды. «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» редакциясе хезмәткәрләре ясаган аквагримга исә чират тезелде.

— Без ел саен гаиләбез, туганнарыбыз белән килергә тырышабыз, — дип фикере белән уртаклашты Айгөл Сушкова. — Төрле мастер-класслар, бүләкләр, сувенирлар булуы бик шәп. Концерт һәм тагын бик күп башка кызыклы нәрсәләр бар.

— Мин бертуганымның кызы белән килдем, ул бик шат, — дип сөйләде Салават Вәлиуллов. — Аңа барыннан да бигрәк батутлар ошады. Шәһәрнең балалар белән чыгарга мөмкин булган мондый чаралар уздыруы бик яхшы.

— Бәйрәм бик яхшы оештырылган, биредә балалар өчен барысы да бар: күңел ачулар, сый-хөрмәт, ярышлар, иҗат почмаклары, — диде Ирина Малышева. — Һәм район газетасы хезмәткәрләренә аквагрим өчен рәхмәт. Без ел саен Балаларны яклау көненә йөрибез: узган ел биредә булдык, аннан алдагы елны — Алабуга шәһәрлегендә (Чертово городище) күңел ачтык. Безгә барысы да бик ошый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев