Алабугада балалар өчен ышаныч телефоны номерларын искә төшерделәр
Бу номерларны телефонда саклагыз. Бәлки, нәкъ менә алар иң авыр минутларда ярдәм итәрләр.
Олыгаю, ата-аналар белән конфликтлар, мәктәптәге проблемалар яки начар кәеф — еш кына сөйләшер кеше булмаган очраклар була. Мондый чакта шуны белү мөһим: янәшәдә тыңлаучылар һәм аңлаучылар бар.
Балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоны эшли. Бушлай һәм аноним рәвештә шалтыратырга мөмкин.
Һәрвакыт кул астында булган контактлар:
Кәрәзле телефоннардан кыска номер: 124
Бердәм гомумроссия номеры: 8 800 2000 122
Ярдәмне телефон аша гына түгел, онлайн да алырга мөмкин. ТР яшьләренә психологик ярдәм күрсәтү белгечләре https://help-online-rt. ru/ сайтта ярдәм күрсәтә ала — психолог белән видеоэлемтә аша элемтәгә керергә яки хәбәр язарга мөмкин.
Психологлар искә төшерә: ярдәм сорап мөрәҗәгать итү оят түгел. Авыр хәлгә эләккән бала да, үз яшүсмеренә ничек якын килергә икәнен белмәгән ата-ана да шалтырата ала.
Бу номерларны телефонда саклагыз. Бәлки, нәкъ менә алар иң авыр минутларда ярдәм итәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев