Алабугада «Автобус» профилактика чарасы башлана
21 апрельдән 30 апрельгә кадәр Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә «Автобус» оператив-профилактика чарасы узачак.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, рейдлар пассажирлар транспорты катнашында аварияләрне профилактикалауга, автобус йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә, шулай ук пассажирлар ташу өчен кулланыла торган транспорт чараларының техник торышын контрольдә тотуга юнәлтелгән.
Инспекторлар йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәүләренә, кирәкле документларның булуына һәм рейдка чыгар алдыннан медицина тикшерүе узуларына аерым игътибар бирәчәк. Дәүләт автоинспекциясе пассажир ташучыларны иминлек таләпләренә җаваплы карарга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев