Алабугада ата-аналарга балаларның төнлә урамда йөрүе өчен штрафлар турында искәрттеләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ата-аналарга балаларның төнлә урамда йөрүе өчен штрафлар турында искәрттеләр

Көзге каникуллар вакытында ата-аналарга балигъ булмаганнар өчен гамәлдә булган чикләүләрне искә төшерәләр. Кагыйдәләрне бозган өчен кисәтү яки штраф каралган, ә кабат хокук бозылган очракта баланы полициядә профилактик исәпкә куярга мөмкиннәр.

Алабугада ата-аналарга балаларның төнлә урамда йөрүе өчен штрафлар турында искәрттеләр

Татарстанда көзге каникуллар вакытында да балигъ булмаганнарның төнлә җәмәгать урыннарында йөрүенә чикләүләр гамәлдә. Республикабызның 71-ЗРТ номерлы законы нигезендә, 18 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә 22:00дән 06:00гә кадәр өлкәннәр озатуыннан башка җәмәгать урыннарында булу тыела.

Бу чикләү урамнарга, парк, сквер, стадион, балалар һәм спорт мәйданчыкларына, күпфатирлы йортларның ишегалларына һәм подъездларына кагыла. Шулай ук балигъ булмаганнарга өлкәннәр озатуыннан башка җәмәгать транспортында, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, кафеларда һәм кинотеатрларда булырга ярамый. Вокзаллар һәм аэропортлар территориясендә пассажирлар өчен искәрмә каралган.

Әлеге тәртип 1 сентябрьдән 31 майга кадәр, шул исәптән уку көннәрендә, ялларда һәм каникулларда да гамәлдә. Җәй көне, 1 июньнән 31 августка кадәр, чикләү бер сәгатькә соңрак — 23:00дә башлана. Ә бары тик алкогольле эчемлекләр сату өчен билгеләнгән урыннарга балигъ булмаганнарга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында керү тыела.

Билгеләнгән таләпләрне бозган өчен ата-аналарга яки законлы вәкилләргә кисәтү ясарга яки 500дән 1000 сумга кадәр административ штраф салырга мөмкиннәр. Бер ел эчендә кагыйдә кабат бозылса, штраф күләме 2000 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, кабат хокук бозу яшүсмерне полициядә профилактик исәпкә кую өчен нигез булырга мөмкин.

Ата-аналарга балалар белән йөрү маршрутларын алдан сөйләшергә, аларның планнары белән кызыксынырга һәм өйгә кайту вакытын килешергә киңәш итәләр. Бала соңга калса, бу хакта өлкәннәргә хәбәр итәргә тиеш.


Нет комментариев