Алабугада ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә 509 тапкыр юлга чыккан
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ашыгыч ярдәм бригадалары бер атна эчендә 509 тапкыр юлга чыккан

19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблары 6 инфаркт, 10 инсульт очрагын теркәгән. Мөрәҗәгатьләрнең һәр бишенчесе балалар белән бәйле булган.

Алабугада ашыгыч ярдәм 

Узган атнада, 19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 509 тапкыр кешеләргә ярдәмгә ашыккан. 92 очракта ярдәм балаларга күрсәтелгән.

Җиде көн эчендә табиблар 6 миокард инфаркты, 10 инсульт һәм төрле җәрәхәтләр алуның 56 очрагын теркәгән.

ОРВИ симптомнарына зарланып бер атна эчендә 64 чакыру кабул ителгән, шуның 44 се балалар янына булган. Бер атна эчендә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше зыян күргән.

Узган атнада янгыннарга чакырулар килмәгән, янгыннан зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Шулай ук хайван һәм талпан тешләүләре белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә булмаган.

42 тапкыр табибларны бер сәбәпсез чакырганнар. Табиблар ашыгыч ярдәм сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген искә төшерә, чөнки тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган хәлдә һәр минут хәлиткеч булырга мөмкин.

Кирәк булганда ашыгыч ярдәмне 103 һәм 112 телефоннары буенча чакырырга мөмкин.


Нет комментариев