Алабугада ашыгыч ярдәм бер атна эчендә 495 тапкыр юлга чыккан
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ашыгыч ярдәм бер атна эчендә 495 тапкыр юлга чыккан

12 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр Алабуга үзәк район хастаханәсе табиблары өч инфаркт, алты инсульт һәм 69 җәрәхәт очрагын теркәгән. Мөрәҗәгатьләрнең шактый өлеше сезонлы респиратор авырулар белән бәйле.

Алабугада ашыгыч ярдәм 

Узган атнада, 12 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бригадалары 495 тапкыр кешеләргә ярдәмгә ашыккан. 95 очракта ярдәм балаларга күрсәтелгән.

Җиде көн эчендә табиблар өч миокард инфаркты, алты инсульт һәм төрле җәрәхәтләр алуның 69 очрагын теркәгән. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм бригадалары тугыз юл-транспорт һәлакәтенә барганнар, аларда ун кеше зыян күргән. Бер кеше һәлак булган.

ОРВИ симптомнарына зарланып бер атна эчендә 62 чакыру кабул ителгән, шуның 42 се балалар янына булган.

Узган атнада янгыннарга чакырулар килмәгән, янгыннан зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Шулай ук хайван һәм талпан тешләүләре белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә булмаган.

47 тапкыр табибларны бер сәбәпсез чакырганнар. Табиблар ашыгыч ярдәм сорап үз вакытында мөрәҗәгать итүнең мөһимлеген искә төшерә, чөнки тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч янаган хәлдә һәр минут хәлиткеч булырга мөмкин.

Кирәк булганда ашыгыч ярдәмне 103 һәм 112 телефоннары буенча чакырырга мөмкин.


Нет комментариев