Алабуганың Җәмигъ мәчетендә капканы һәм мәчет тирәсендәге койманы төзекләндерү эшләре бара. Август аенда башланган эшләрнең яртысы башкарылган инде.

Алабуга шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, узган ел мәчетнең фасады яңартылган. Быел исә капканы да мәчетнең яңа фасадына туры китереп үзгәртәләр.
— Үткән елны мәчетнең фасадын төзекләндердек, мәчет үзгәрде, матурланды. Дизайн проект буенча капкалар да эшләнергә тиеш. Мәчет белән бер композициядә, бер дизайнда булсын өчен, — диде Хәлим хәзрәт.
Капка үзе дә, койма нигезендәге кирпечләр дә вакыт узу белән таушалган, тимер өлешләрен һәм рәшәткәләрен дә яңартырга вакыт җиткән. Төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 4 миллион 200 мең сум тәшкил итә. Сумманың зур булуы мәчет тирәсендәге койманы да яңарту эшләре белән бәйле.
— Төзекләндерү өчен акча мөселманнар, битараф булмаган кешеләр ярдәмендә җыела, — дип билгеләп үтте Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.
Төзекләндерү эшләренә ярдәм җыю дәвам итә.

Нет комментариев