Алабугада җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнә
Бәя 5 сумга арта һәм 45 сум булачак.
1 апрельдән җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү артачак. Ул 45 сум булачак. Бу хакта Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев катнашында узган шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Бу мөһим һәм һәр яктан җентекләп тикшерелгән карар ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә һәм техникага хезмәт күрсәтүгә бәяләр арту сәбәпле кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев