Алабугада «Әллүки» татар телендә аралашу клубы эшли башлады
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Әллүки» татар телендә аралашу клубы эшли башлады

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча-этно сәнгать музеенда татар телендә аралашуны һәм милли мәдәниятне саклауны максат иткән «Әллүки» клубының беренче очрашуы узды.

Алабугада «Әллүки» татар телле клубы эшли башлады

Анда төрле һөнәр ияләре катнашты. Чара «Татарларда кунакта» күргәзмәсе белән танышудан башланды. Экспозиция турында кунакларга татар телендә Илшат Әюпов сөйләде.

Музейның икенче катында дәвам иткән очрашуда катнашучылар танышты, үзләре турында сөйләде һәм иҗади чыгышлар тәкъдим итте.

Тәлгать Зарипов курайда һәм гармунда уйнады, «Әллүки» җырын башкарды. Илшат Әюпов үзе иҗат иткән җырын тәкъдим итте, Фәридә Белицкая шигырьләрен укыды.

Очрашуда катнашучылар клуб эшчәнлеген дәвам итәргә, татар телендә аралашуны һәм уртак чаралар үткәрүне алга таба да үстерергә теләк белдерде.

Алабугада «Әллүки» татар телле клубы эшли башлады


Нет комментариев