Кастингта профессиональ осталыгы булган вокалчылар, хореографлар һәм инструменталь музыка башкаручылар катнаша ала. Сайлап алу 11 ноябрьдә сәгать 10:00дә узачак.
«Алабуга» муниципаль ансамбле талантлы башкаручыларны кастингка чакыра. Анда тиешле һөнәри әзерлеге булган вокалчылар, хореографлар һәм инструменталь музыка башкаручылар катнаша ала. Кастинг 11 ноябрьдә сәгать 10:00дә үткәрелә. Яшь чикләве — 18+.
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе һәм атказанган артисты Эльмира Кашапова.
Катнашырга теләүчеләр резюмеларын elabuga.kultura\@mail.ru электрон почтасына җибәрергә тиеш. Өстәмә мәгълүматны +7 (919) 637-67-08 телефоны аша алырга мөмкин.
Нет комментариев