Алабугада җәйге төп чараларны үткәрү көннәре билгеле булды
Шәһәр халкы һәм кунакларын музыкаль фестиваль, Спас ярминкәсе, җәядән ату турниры һәм «Җәй бергә» проекты чаралары көтә.
Алабугада җәйге төп чараларның даталары билгеле булды. Сезон программасында — мәдәни, музыкаль, спорт һәм гаилә вакыйгалары бар.
9 июньнән 12 июльгә кадәр Шишкин буаларында Борис Березовскийның IV Халыкара музыкаль фестивале узачак. Бу җәйнең күренекле мәдәни вакыйгаларының берсе, ул традицион рәвештә классик музыка яратучыларны җыя.
2 август көнне Алабуга шәһәрлеге (Чертово городище) территориясендә традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» IV Бөтенроссия турниры булачак.
30 июльдән 2 августка кадәр ипподромда Спас ярминкәсе узачак. Кунакларны сәүдә рәтләре, һөнәрчелек мәйданчыклары, концерт программалары һәм бәйрәм атмосферасы көтә.
Моннан тыш, җәй дәвамында шәһәрдә «Җәй бергә» проекты эшләячәк. Аның кысаларында Алабуга паркларында шәһәр халкы өчен төрле локацияләрдә атна саен чаралар уздырылачак.
Шәһәр халкын һәм кунакларны афишаны күзәтеп барырга һәм җәйге вакыйгаларда катнашырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев