Алабугада 8 Март уңаеннан ике бәйрәм концерты узачак
Концертлар «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә үткәрелә.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә гүзәл хатын-кызларга багышланган ике концерт булачак.
Барлык хатын-кызлар өчен концерт
- 6 мартта, 12:30 сәгатьтә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә 8 март уңаеннан «Сезгә, кадерле хатын-кызлар...» дип аталган бәйрәм концерты булачак. Программада — иҗади номерлар, музыкаль котлаулар һәм барлык кунаклар өчен язгы бәйрәм атмосферасы.
СВОда катнашучыларның әниләре һәм хатыннары өчен концерт
- 7 март көнне 11:00 сәгатьтә шунда ук «Сезгә, кадерле хатын-кызлар...» дип аталган бәйрәм программасы узачак. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның әниләренә һәм хатыннарына багышлана.
Ике чарага да керү ирекле. Барлык теләүчеләр чакырыла.
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев