Алабугада 33 суворовчы аттестат алды һәм училище байрагы белән хушлашты
23 июньдә Алабуга Суворов хәрби училищесында курсантларның чыгарылыш тантанасы узды.
Бу — юбилейлы, 15 нче чыгарылыш. Укуны 2023 елда кабул ителгән 33 егет тәмамлады.
Бәйрәм митинг белән башланды. Аны училище начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Павел Валов ачты. Ул Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-полковнигы Владимир Кубышкин исеменнән котлау сүзләрен укыды.
Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева тантанада катнашучыларның һәрберсе өчен бу көннең мөһим булуын ассызыклады, чөнки бу егетләр инде шәһәребез тарихының бер өлеше, алар күркәм традицияләрне дәвам итүчеләр. Шулай ук ул суворовчыларның әти-әниләренә һәм училище коллективына рәхмәт белдерде.
Котлау сүзләренә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Шәхси состав белән эшләү идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Илһам Сәхапов та кушылды. «Сез — безнең кадрлар резервы, без сезгә бик зур өметләр баглыйбыз», — диде ул.
Котлауларга һәм җылы теләкләргә «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары Тимур Минһаҗев һәм Алабуга Суворов хәрби училищесының ветераннар оешмасы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Виктор Анищенко да кушылды. Тантанада район башлыгының, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрының, училище начальнигының рәхмәт хатлары, Казан юридик институты медальләре һәм МИЗ җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырылды.
Әти-әниләр исеменнән Олеся Шепилова чыгыш ясады: «Балаларыбызны тәрбияләүгә үз көчен, белемен һәм күңел җылысын салган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Кайчандыр без аларны монда яшүсмер малайлар итеп китердек, ә хәзер каршыбызда чын ир-егетләр басып тора: барысы да тәртипле, көчле, максатчан һәм үз карарлары өчен җаваплылык алырга әзер».
Бүләкләү тантанасыннан соң Бөек Ватан сугышчылары һәйкәленә гирлянда салу, аттестатлар һәм күкрәк билгеләре тапшыру, училище байрагы белән хушлашу һәм Ватанга турылык антын бирү чаралары узды.
Екатерина Самсонованың улы да бу көнне училищены тәмамлаучылар сафында иде. Екатерина сөйләвенчә, аның гаиләсе хокук саклау органнарында хезмәт белән тыгыз бәйле.
— Улым балачактан ук күз алдында лаеклы үрнәкләр күреп үсте. Аның бабасы Алабуга милиция мәктәбендә укытты, ә әтисе (минем ирем) — полиция подполковнигы. Без бөтен гаиләбез белән зур шатлык, дулкынлану һәм горурлык хисләре кичерәбез.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: 17 ел эчендә Алабуга Суворов хәрби училищесы 700дән артык курсант әзерләп чыгарган. Күпләре укуларын хәрби югары уку йортларында дәвам итеп, офицер һәм Ватан сакчылары булды, калганнары исә гражданлык һөнәрләрендә үзләрен уңышлы тормышка ашыра, әмма һәр өлкәдә дә алар училище диварларында алган югары принципларны һәм кыйммәтләрне куллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев