16 октябрьдә «Чебурашка» паркында хәйрия акциясе узачак. Җыелган барлык акча кыйммәтле препаратка мохтаҗ Пенза өлкәсендә яшәүче Матвей исемле малайны дәвалауга тапшырылачак.

Алабуга акча җыюга кушылды
Алабуга 10 яшьлек Матвей Гуринны дәвалау өчен кирәкле даруга акча җыю буенча бөтенроссия акциясенә кушылды. Малайның әтисе Юрий май аеннан бирле махсус хәрби операциядә.
Матвейга кыйммәтле дәвалану үтәргә кирәк
Матвей бик авыр чир — Дюшенн мускул дистрофиясе белән авырый. Бу авыру мускулларның әкренләп көчсезләнүенә һәм сүлпәнләнүенә китерә. Диагнозны малайга җиде яше тулгач кына куйганнар, шуңа күрә ул кирәкле дәвалау программасына эләкмәгән.
— Безне бушлай уколдан нибары ике ай аерды, — дип сөйләде Матвейның әнисе Мария. — Шуннан соң улыбыз өчен үз көчебез белән һәм битараф булмаган кешеләр ярдәме белән көрәшергә булдык. Матвейга туры килә торган бердәнбер «Элевидис» препаратын таптык һәм февральдә акча җыя башладык. Даруны чит ил клиникаларының берсендә куярга тиешләр. Моның өчен 235 миллион сумнан артык акча кирәк. Әлегә бу сумманың дүрттән бер өлеше генә җыелган. Һәр көн кадерле.
Куркыныч диагнозга карамастан, Матвей Гурин бирешми. Ул өйдә укый һәм яшьтәшләре кебек булырга — иркен хәрәкәт итәргә, күңеленә ошаган шөгыльләрне сайларга, тормышта үз юлын табарга тели.
Гаилә Пенза өлкәсенең Вадино авылында яши. Аларның ярдәм сорап мөрәҗәгать итүенә илнең күп кенә төбәкләрендә җавап биргәннәр. Чаллыдан Мария Гуринаның якын дусты Алабуга волонтерларына һәм Альбина Гариповага мөрәҗәгать иткән.
Хәйрия ярминкәсе кайда һәм кайчан үтәчәк
16 октябрьдә сәгать 15.00дә «Чебурашка» паркында хәйрия ярминкәсе узачак. Анда җыелган барлык акча Матвейны дәвалауга тапшырылачак.
Алабуга халкы игелекле эш өчен берләшә белүен күп тапкырлар күрсәтте. Бу юлы да уртак тырышлык белән Матвейның иркен хәрәкәт итә, хыяллана һәм үзе сайлаган юлдан бара алачак көнен якынайтырбыз дип ышанабыз. Без бергә — иң мөһиме шул.
Теләге булганнар шулай ук акчаны алабугалы Гүзәл Данисовна ачкан счетка күчерә алалар: 89586249330 Ак Барс банк.
Нет комментариев