Алабугада 22 һәм 23 сентябрьдә билбау көрәше буенча Россия чемпионатының төп ярышлары узачак
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 22 һәм 23 сентябрьдә билбау көрәше буенча Россия чемпионатының төп ярышлары узачак

20-24 сентябрьдә шәһәрдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия чемпионаты уза. Төп ярышлар һәм ярышларның финал өлешен ачу тантанасы 22 һәм 23 сентябрьләргә планлаштырылган.

22 сентябрьдә 10:00 дән 14:00 гә кадәр ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле стильдәге барлык авырлык категорияләрендә беренчел һәм ярымфинал очрашулары булачак. 14:00 дән 15:00 гә кадәр чемпионатның финал өлешен ачу тантанасы узачак.

Шул ук көнне 15:00 дән 18:00 гә кадәр спортчылар финал очрашуларында көрәшләрен дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү 19:00-20:00 сәгатьләргә планлаштырылган.

23 сентябрьдә ярышлар ир-атлар арасында классик стильдә дәвам итәчәк. 10:00 дән 17:00 гә кадәр барлык авырлык категорияләрендә беренчел, ярымфинал, финал очрашулары узачак. Ярышлар көне 17:00 дән 18:00 гә кадәр иң көчле спортчыларны бүләкләү белән тәмамланачак.


Нет комментариев