ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 200гә якын мәктәп укучысы юл хәрәкәте кагыйдәләрен уен аша өйрәнде

Алабуганың «Адымнар-Алабуга» Полилингваль белем бирү комплексында һәм 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен беләм, үтим» дип исемләнгән мәгълүмати-уен проекты узды. Проект бишенче һәм алтынчы сыйныф укучыларын берләштерде.

Проектны оештыручылар — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе, ТР Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясенең Тормыш иминлеге фәнни үзәге.

Алабуга районының «Юл хәрәкәте иминлеге» профилактика бүлеге башлыгы Дамира Әхмәтвәлиева өчен бу көн бик мөһим. «Бу проект 2021 елда Казанда башланып китте, менә бүген инде 200гә якын Алабуга районы укучыларына да проект белән танышу мөмкинлеге туды. Укучылар белән эш уен рәвешендә алып барылды. Укучыларның һәркайсы җәяүле, машина йөртүче һәм пассажир ролендә булып карады.

Дамира Әхмәтвәлиева проектны Алабугада уздыру турында инде күптәннән хыялланган: «Әлеге проект турында белгәч, миндә аны Алабуга районы мәктәпләрендә уздырыру теләге кабынды — һәм хыялым тормышка ашты! Мин моңа бик шат, чөнки, кызганычка каршы, нәкъ менә бу яшьтәге балалар юл-транспорт һәлакәтләренә еш эләгә. Бу күренешнең сәбәпләре бик күп: игътибарсызлык, юл хәлен бәяләү осталыгы булмау, яктылыкны кайтаручы элементлар юклыгы».Чарада катнашучылар

«Юл хәрәкәте иминлеге темасы һәрвакыт актуаль. Бу проект-уенны башка Алабуга мәктәпләрендә дә кертерләр дип өметләнәм, чөнки балаларга бу чыннан да кирәк, ә безгә, олыларга, янәшәдә булырга һәм вакытында өйрәтергә мөһим».

Проектның алып баручысы Зарета Эсмурзиева мәктәп укучыларының әзерлекләре аны бик гаҗәпләндерүен билгеләп үтте: «Укучылар күп нәрсәне аңлыйлар, бик активлар, алар белән эшләү чыннан да кызыклы булды». Ул шулай ук мондый чараларның бик мөһим икәнен ассызыклады.
Зарета Эсмурзиева укучыларга җылы теләкләрен юллады: «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәгез, белмәгән очракта — олылардан сорарга оялмагыз, иминлек кагыйдәләре турында күбрәк кызыксыныгыз, яктылыкны кайтаручы элементлар киегез, үзегезне саклагыз һәм ул вакытта теләсә нинди сәяхәт игелекле булыр».

Чара балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды: алар юлдагы төрле хәлләрне тикшерделәр һәм дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнделәр. Шулай итеп, мәктәпкә бару һәм кире кайту юлы алар өчен әлеге чарадан соң иминрәк булачак.


Нет комментариев