Алабугада 17-18 февральдә «Кунакчыл Алабуга» исемле беренче ГастроФорум узачак
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 17-18 февральдә «Кунакчыл Алабуга» исемле беренче ГастроФорум узачак

ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышланган.

17-18 февральдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә (Тынычлык проспекты, 77) «Кунакчыл Алабуга» исемле беренче ГастроФорум була.

ГастроФорум ресторан һәм туристлык бизнесы үсешенең актуаль трендларына багышланган. «Кунакчыл Алабуга» спикерлары — Россиянең кунакчыллык индустриясе экспертлары форумда катнашучылар белән кече шәһәрләрдә гастрономия һәм туристлык проектлары белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. 

Өч юнәлешкә аерым игътибар бирү планлаштырыла: туристларны һәм җирле кунакларны җәлеп итү технологияләренә, коммуникация стратегиясен эшләүгә һәм корпоратив мәдәниятне үстерүгә.

«Кунакчыл Алабуга»да катнашырга ресторан һәм отель бизнесы хуҗаларын һәм идарәчеләрен, шеф-поварларны, гастрономик, туристик, вакыйгалы чараларны оештыручыларны чакырабыз.

Алабуганы тагын да матуррак итик!

Гастрофорумда катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.


Нет комментариев