Шәһәр халкын игелекле акциядә катнашырга чакыралар, аннан кергән акчалар авыру малайны дәвалауга юнәлтелә.
16 октябрьдә Алабугада 10 яшьлек Матвей Гуринга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе узачак. Малайга Дюшенн мускул дистрофиясе диагнозы куелган. Хәзер аның өчен ашыгыч рәвештә акча җыю оештырылган. Гаиләгә шул исәптән хәйрия ярминкәсе ярдәмендә дә ярдәм итәргә булдылар.
Ярминкәдә катнашу өчен кул эшләре белән шөгыльләнүче һәм үз эшләнмәләрен сатарга риза булган кешеләрне чакыралар. Кергән акча Матвейны дәвалауга тотылачак. Шулай итеп, халык ярминкәдәге кул эшләнмәләрен сатып алып, малайга ярдәм итә алачак.
Хәйрия ярминкәсе 16 октябрьдә 15:00 сәгатьтә Алабуганың «Чебурашка» паркында оештырыла. Чарага барлык теләүчеләрне дә чакыралар.
Нет комментариев