Алабуга «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды
Бу юлы «Алабуга» МИЗдан ерак түгел Олы Тарловка артында 1 гектар мәйданда 5000 яшь ылыслы агач утыртылды.

Бу юлы «Алабуга» МИЗдан ерак түгел Олы Тарловка артында 1 гектар мәйданда 5000 яшь ылыслы агач утыртылды.
Бу Менделеевск кишәрлеге урманчылыгы территориясе, ул Алабуга урманчылыгы составына керә.
Акция 2020 елдан бирле үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлана. Агачларны сугыш елларында һәлак булганнар һәм безнең көннәр геройлары истәлегенә утырталар, дип хәбәр итте Алабуга урман хуҗалыгы хезмәткәре Никита Петров.
Акциядә Алабуга политехник көллияте студентлары, волонтерлар һәм битараф булмаган район халкы катнашты.
− Без студентлар белән бергә илебез тарихындагы мөһим вакыйгалар һәм кешеләр турындагы хәтерне саклауга багышланган төрле акцияләрдә катнашабыз, − дип сөйләде АПКнең табигый-фәнни дисциплиналар укытучысы Ольга Голованова. — Һәм, әлбәттә, балаларны табигатькә сакчыл карарга, хезмәткә хөрмәт белән карарга өйрәтергә тырышабыз. Өстәвенә, Татарстанда урманнар күп түгел, ә без шәһәрнең яшел «калканын» булдырабыз, чөнки чиста кислород безгә хәзер аеруча кирәк: әйләнә-тирәдә производстволар күп.
− Без хезмәттәшләребез белән мондый акциядә беренче тапкыр катнашабыз, — дип уртаклаштылар «Транснефтьсинтез» компаниясе хезмәткәрләре Марина Чувашова һәм Ольга Вдовина. − Безнең предприятие үз эшенең экологик өлешен күзәтеп тора. Урманнарны планетабызның үпкәләре дип юкка гына әйтмиләр. Ә моңа кадәр без Танайка урманындагы чишмәне чистартуда катнашкан идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев