Чираттагы кабул итүдә юлны ремонтлау, подъезд ишекләренең торышы һәм җәмәгать туклануы бинасын төзүгә рөхсәт алу турында фикер алыштылар.

Бу атнада район башлыгы гражданнарны кабул итте. Галина Габидуллина Рөстәм Нуриевка Гринландия поселогы территориясендәге күпбалалы гаиләләр өчен билгеләнгән бистәдәге Агачлык урамын төзекләндерү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте. Юлның торышы начар, аннан йөрү дә, ашыгыч хезмәт машиналарына үтү дә кыен. Җаваптан аңлашылганча, республика программасы кысаларында бу урамда юл эшләре 2027 елга планлаштырыла.
Нефтьчеләр проспектында ике катлы җәмәгать туклануы бинасы төзү һәм аның янында машина кую урыны булдыру өчен рөхсәт алу мәсьәләсе дә күтәрелде. Рөстәм Нуриев архитектура бүлегенә бу мәсьәләне өйрәнергә, ә мөрәҗәгать итүчене кабат кабул итүгә чакырырга кушты.
Яр буе урамындагы 13нче йортта яшәүче хатын-кыз подъезд ишекләренең начар хәлдә булуына зарланды. Ә бит йорт туристик маршрут үзәгендә урнашканлыктан. Район башлыгы ишекләрне ремонтларга кушты.
«Һәр мөрәҗәгать райондагы проблемалы урыннарны күрергә һәм эшне кешеләрнең тормышы уңайлырак булырлык итеп оештырырга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Нуриев кабул итүдән соң үзенең MAX-каналында.
Район башлыгы кабул итүенә язылу өчен 8 (85557) 3-31-78 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Нет комментариев