Алабуга Үзәк район хастаханәсендә табиблар белән тәэмин ителеш 70 процентка җиткән
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Үзәк район хастаханәсендә табиблар белән тәэмин ителеш 70 процентка җиткән

Ярты ел элек бу сан 53 процент булган.

Алабуга Үзәк район хастаханәсендә медицина кадрлары белән тәэмин ителеш күрсәткечләре яхшырган. Шәһәр халкы белән очрашуда Александр Попов соңгы вакытта хастаханәгә төрле төбәкләрдән яшь белгечләрнең эшкә килүен билгеләп үтте.

Ярты ел элек табиблар белән тәэмин ителеш 53 процент тәшкил иткән булса, бүген бу күрсәткеч 70 процентка җиткән. Соңгы вакытта хастаханәгә Россиянең төрле шәһәрләре һәм төбәкләреннән төрле белгечлекләр буенча 30 яшь медицина хезмәткәре эшкә урнашкан.

Урта медицина персоналы сафлары да тулыланган. Хастаханәдә шәфкать туташлары, фельдшерлар һәм акушеркалардан торган 88 хезмәткәр эшли башлаган.

Хәзер урта медицина персоналы белән тәэмин ителеш 90 процент тәшкил итә.


Нет комментариев