ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсендә сентябрьдә биш яңа табиб эшли башлады

Хастаханә коллективына невролог, хирург, лаборатор диагностика белгече, педиатр һәм оториноларинголог кушылды. Яңа табибларның берсе балалар поликлиникасын җитәкләде.

Сентябрьдә Алабуга үзәк район хастаханәсенең кадрлар составын биш белгеч тулыландырды. Алар арасында иң тәҗрибәлесе — сәламәтлек саклауда ун ел стажы булган 35 яшьлек Альбина Евграфова. Ул Казанның балалар поликлиникаларында һәм «Добрые руки» тернәкләндерү үзәгендә эшләгән, ә 1 сентябрьдән Алабуга үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасын бүлек мөдире һәм табиб-невролог сыйфатында җитәкләде.

2 сентябрь көнне поликлиниканың консультатив бүлегенә 26 яшьлек табиб-хирург Шәһри Розыева кабул ителде. Ул «дәвалау эше» белгечлеге буенча Мари дәүләт университетын һәм хирургия буенча КФУ ординатурасын тәмамлаган. Укыту вакытында белгеч РКБ базасында эшләгән, анда база операцияләрен башкарган һәм ашыгыч хирургиядә кизү торган.

Тагын ике белгеч 3 һәм 4 сентябрьдә эшли башлады. Клиник-диагностика лабораториясенә 2нче клиник хастаханәдә һәм КФУның Медсанчастендә эшләгән 27 яшьлек Олег Гайчик килде. Балалар поликлиникасын «Педиатрия» белгечлеге буенча КДМУ тәмамлаган 26 яшьлек табиб-педиатр Анастасия Мостафина тулыландырды.

ЛОР-бүлектә 27 яшьлек Анастасия Адамова эшен дәвам итәчәк. Ел башыннан ул Алабуга үзәк район хастаханәсендә табиб-стажер булып эшли, ә 1 сентябрьдән табиб-оториноларинголог вазыйфасына күчерелә. Татарстанда яшь медицина белгечләренә ярдәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.


Нет комментариев