ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсендә өч яшь табиб эшли башлады

Хастаханәнең кадрлар составын табиб-онколог һәм ике педиатр тулыландырды. Яңа белгечләр стационарда һәм балалар поликлиникасында эшли башладылар инде.

Алабуга үзәк район хастаханәсендә берьюлы өч яшь табиб эшкә кереште, алар учреждениенең онкология һәм педиатрия бүлекләрендә кабул итә.

Айрат Гафиятуллин — табиб-онколог. Ул 2022 елда Казан дәүләт медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган, ә 2024 елда «Онкология» юнәлеше буенча ординатураны төгәлләгән. Сәламәтлек саклау системасында аның гомуми хезмәт стажы биш ел тәшкил итә.

Элина Шарафутдинова стационарга табиб-педиатр булып урнашкан. Ул Башкортстан дәүләт медицина университетын «Педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган, моңа кадәр Уфадагы Республика балалар клиник хастаханәсенең эндокринология бүлегендә шәфкать туташы һәм ашыгыч ярдәм бүлегендә табиб-педиатр булып эшләгән.

Балалар поликлиникасында тагын бер яңа белгеч — Ләйсән Акбарова, ул 2024 елда Ижевск дәүләт медицина академиясен, 2025 елда Киров дәүләт медицина университетында «Педиатрия» белгечлеге буенча ординатураны тәмамлаган.


Нет комментариев