Алабуга үзәк район хастаханәсенә рәсми рәвештә яңа баш табиб билгеләнде
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга үзәк район хастаханәсенә рәсми рәвештә яңа баш табиб билгеләнде

Александр Поповның табиблык өлкәсендә дә, җитәкчелек эшчәнлегендә дә тәҗрибәсе зур.

Бүген шәһәркүләм киңәшмәдә Алабуга үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибы — Александр Борисович Поповны рәсми рәвештә тәкъдим иттеләр.

Район башлыгы урынбасары Александр Косов Александр Поповның табиблык өлкәсендә дә, җитәкчелек эшчәнлегендә дә зур тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте. Соңгы эш урыны — «Алабуга» махсус икътисади зонасы, анда ул медицина хезмәтен җитәкләгән.

— Үзебезнеке, Алабуганыкы. Барлык проблемаларны, сорауларны белә. Александр Борисович, Сезгә уңышлар, алабугалылар игелеге өчен бергәләп нәтиҗәле эшләүне телим, — диде Александр Косов.


Нет комментариев