Алабуга үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән очрашу булды
«Казан утлары» журналының май санында «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзаларының шигырьләре басылып чыкты.
15 майда Алабуганың А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә редакция хезмәткәрләре: Алмаз Гыймадиев (баш мөхәррир) Рафис Корбан, Фәнил Гыйләҗев (бүлек мөхәррирләре), Ландыш Әбүдәрова (җаваплы сәркатип), Энҗе Басыйрова, Элеонора Җамалиева, Гөлия Сәлахова (мөхәррирләр), Индира Габдуллина (социаль челтәр редакторы) белән очрашу узды. Чара «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында оештырылды. «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре һәм җирле язучылар арасында якыннан аралашу булды, шигырьләр укылды, җырлар җырланды.
Очрашуда «Казан утлары» ның проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан йөзьяшәр басманың үткәне, бүгенгесе турында сөйләде. Журналаның «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында тәкъдим ителгән чулманлыларның иҗатына бәя бирде, авторларга «Казан утлары» ның май санын бүләк итте. Редакциянең элекке хезмәткәре, автор-башкаручы Алмаз Хәмзин күңелләрне кузгатырлык җырларын, шигырьләрен ирештерде.
«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева берләшмә эшчәнлеге белән таныштырып үтте. «Чулман» иҗатчылары үзләренең шигырьлән укыдылар. Чараны китапханәче Гүзәл Шәрипова алып барды.
Ике сәгатькә якын дәвам иткән иҗади кичә әдәбиятыбызны һәм туган телебезне данлау бәйрәме булып истә калды. Ул залда утыручыларның да — алар күбесенчә китапханәчеләр иде — күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев