Нефтьчеләр проспектында авария хәлендәге агачларны кисү эшләре тәмамланды. Беренче чиратта тиз сынучан, авыру, аллергия китереп чыгаручы карт агачаларны — тирәк һәм каеннарны кистеләр. Барлыгы 21 агач киселде.
Территорияне планлаштыру бүлегендә аңлатуларынча, бу агачлар кешеләр өчен куркыныч тудырган. Карт тирәкләр көчле җилгә чыдамыйча сынып төшәргә мөмкин иде. Моннан тыш, аллергия сезонында да шәһәр халкына шактый мәшәкать тудырдылар. Каен агачлары да картайган иде инде. Бу урын буш тормаячак: инде бу көздә үк киселгән агачлар урынына проспектта 21 яшь юкә утыртачаклар. Юкә — озак яшәүче, шәһәр шартларына чыдам агач.
Иң мөһиме — ул аллергиядән интегүчеләр өчен дә куркыныч тудырмый. Хәзер агачларны кисү эшләре тәмамланган, үсентеләр утырту көтелә. Мондый эшләр шәһәрнең башка урыннарында да башкарылачак. «Царицыно» микрорайоны янындагы вертолет мәйданчыгы тирәсендә пирамидасыман тирәкләр утыртачаклар. 10 нчы күппрофильле лицей территориясендә алмагач, груша һәм чия агачлары пәйда булачак. Боз сарае янында чыршылар утыртачаклар, ә Шишкин буаларында таллар үсәчәк.
Билгеләп үтик, быел шәһәр урамнарында, җәмәгать урыннарында һәм истәлекле урыннарда да яңа агач-куаклар утыртылды. Иң зур эшләр Казан урамында башкарылды: анда каштаннар, тау наратлары, туя һәм юкә агачлары, өрәңге һәм төрле декоратив куаклар утыртылды. Төзүчеләр урамында юкәләрдән матур аллея барлыкка килде, шулай ук ылыслы агачлардан композиция булдырылды. Бу урынга аерым бер ямь өстәячәк. Тугаров һәм Мәскәү урамнарында чыршылар утырттылар, ә Тынычлык проспектында ылыслы агачлардан композицияләр барлыкка килде. Таҗи Гыйззәт урамындагы Боз сарае янында зәңгәр чыршы үсә.
Җәмәгать урыннары да үзгәреш кичерде. Шәһәр Мәдәният сарае янында кызыл өрәңге утырттылар, ә «Фонарьлар» скверында каштан, юкә һәм өрәңге үсентеләре пәйда булды. Алар бу урынны тагын да матуррак итәчәк. Истәлекле урыннарга да игътибар бирелде. Петропавел зираты янындагы шагыйрә М. И. Цветаеваның кабере тирәсендә чыршы, туя, артыш һәм гортензиядән торган ылыслы композицияләр утыртылды. Ә Спас соборы тирәсендә 20 миләш агачы пәйда булды. Алар, һичшиксез, бу изге урынга ямь өстәячәк.
Нет комментариев