Алабуга укытучыларына 2026 елда пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген аңлаттылар
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга укытучыларына 2026 елда пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген аңлаттылар

Алабуга һәм Алабуга районы укытучылары билгеләнгән пенсия яшенә җиткәнче үк иминият пенсиясенә чыга ала. Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлегендә моның өчен нинди шартларны үтәргә кирәклеген аңлаттылар.

Алабуга укытучыларына 2026 елда пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген аңлаттылар

Укытучы пенсиягә чыгу өчен ничә ел эшләргә тиеш?

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы алу өчен педагог балалар өчен учреждениеләрдә тиешле вазыйфаларда кимендә 25 ел махсус стаж тупларга тиеш. Моннан тыш, аның кимендә 30 пенсия коэффициенты булуы кирәк.

Ләкин пенсия махсус стаж туплауга ук билгеләнми, ә биш елдан соң гына түләнә башлый. Мәсәлән, укытучы кирәкле 25 еллык стажны 2026 елда тутырса, пенсияне 2031 елда рәсмиләштерә алачак.

Бу вакыт эчендә педагог укытуын дәвам итә, башка һөнәргә күчә яки бөтенләй эшләмәскә мөмкин. Боларның берсе дә аның вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына йогынты ясамый. Әмма алга таба эшләве булачак пенсия күләменә тәэсир итәргә мөмкин.

Педагогик стажга нинди чорлар керә?

Кирәкле 25 еллык педагогик стажны туплагач, хезмәткәр пенсия алды яшендәге граждан статусы ала һәм бу категория өчен каралган ташламалардан һәм гарантияләрдән файдалана ала.

Билгеле шартлар үтәлгәндә, һөнәри укыту һәм квалификация күтәрү чорлары да махсус стажга кертелә. Моның өчен педагогның вазыйфасы һәм уртача хезмәт хакы сакланырга, әлеге чор өчен иминият взнослары түләнергә тиеш.

Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин педагогларга шәхси лицевой счетларындагы мәгълүматны алдан ук тикшерергә киңәш итә. Бу стажның һәм пенсия коэффициентларының дөрес исәпләнүенә инанырга, кирәк булганда мәгълүматны вакытында төзәтергә мөмкинлек бирә.

Кайдан белешмә алырга?

Вакытыннан алда пенсия билгеләү шартларын Алабуга халкы Россия Социаль фондының рәсми сайтында белә ала: sfr.gov.ru.

Шулай ук 8 800 100 0001 телефоны буенча бушлай бердәм контакт-үзәк эшли. Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе ачык.


Нет комментариев