Алабуга төзүчеләрен шәһәр планеркасында бүләкләр белән билгеләп үттеләр
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга төзүчеләрен шәһәр планеркасында бүләкләр белән билгеләп үттеләр

Тантана 11 августта шәһәр планеркасында узды. Рәхмәт хатларын Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды.

Бүләкләрне Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов тапшырды

Төзүчеләр көне уңаеннан Алабуга муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларын күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен җиде белгеч һәм җитәкче алды:

  • Константин Новый — «АМР башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты» директоры;
  • Айсылу Хәсәнова — «АМР башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты» контракт идарәчесе;
  • Наталья Киселева — «АМР башкарма комитеты каршындагы төзелеш департаменты» баш белгече;
  • Александр Горбунов — «МираСтрой төзелеш компаниясе» директоры;
  • Александр Жевлаков — «СТРОЙРЕМОНТ» директоры;
  • Искәндәр Имангулов — «КМИ» директоры;
  • Тимур Рәхимов — «АкваБриз» директоры.

«ПСК 20» җәмгыятенең баш инженеры Светлана Колесникова аерым бүләккә лаек булды. Аны нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы, күпьеллык намуслы хезмәте һәм 33 ел дәвамында төзелеш тармагына тугры ублып калуы, шулай ук Татарстан төзелешен үстерүгә керткән зур өлеше өчен билгеләп үттеләр.


Нет комментариев