Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга «Тоталь диктант» акциясенә кушылды

Быел диктантны бөтен дөньяда — 55 илдә яздылар. Россиядә 1000нән артык мәйданчык эшләде. Чит илләрдә диктантны 140 шәһәрдә яздылар.

Бүген, 2026 елның 18 апрелендә, КФУның Алабуга институтында «Тоталь диктант» узды. Акция сәгать 14:00дә башланды. Алабугалылар үзләренең грамоталылыгын тикшерә алдылар.

Быел диктантны бөтен дөньяда — 55 илдә яздылар. Россиядә 1000нән артык мәйданчык эшләде. Чит илләрдә диктантны 140 шәһәрдә яздылар.

Быел акциянең башкаласы итеп Улан-Удэ билгеләнгән иде. Алабуга да акциядән читтә калмады. Биредә диктант өчен мәйданчык итеп Алабуга институты сайланды. 

Диктантның текст авторы — Алексей Варламов. Ул язучы һәм Әдәбият институты ректоры. Текст «Пушкин. Фамилия» дип атала. Ул Пушкинның балачагына багышланган.

Алабугада катнашучылар текстның өченче өлешен яздылар. Ул " Наперсница волшебной старины" дип атала. Диктор һәр җөмләне өч тапкыр укыды. Кагыйдәләр шулай таләп итә.

Рус теле һәм әдәбияты кафедрасы барлык катнашучыларга рәхмәт белдерә. Килүегез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев