Яңа термаль комплексны 2026 ел ахырына кадәр ачарга планлаштыралар.
Алабуга термаль комплексын төзү эшләре ахырына якынлаша. Объект төзелеш экспертизасының уңай бәяләмәсен алган. Калган эшләр график нигезендә башкарылса, комплекс 2026 ел ахырына кадәр беренче кунакларын кабул итә алачак.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, термаль комплекста сауналар, мунчалар, кайнар һәм салкын су белән тутырылган чуму бассейннары, массаж зонасы һәм ял бүлмәләре булачак. Ачык һавадагы территориядә ел әйләнәсендә файдаланырга планлаштырылган зур бассейн урнашкан.

Исегезгә төшерәбез, башта комплексны иртәрәк ачарга ниятләгәннәр иде. Әмма чит илләрдән җиһазлар китерү тоткарлану сәбәпле, ачылу вакыты кичектерелде. Төзелеш тәмамлангач, комплекс берьюлы 1000–1200 кешене кабул итә алачак.
Нет комментариев