Мәйданчык биредә 2014 елда, Универсиададан соң барлыкка килгән. Алабуга төзүчеләре Казан шәһәрендәге «Казан-Арена» стадионын төзүдә актив катнашкан. Шул сәбәпле, иң яхшы нәтиҗә күрсәткән шәһәр буларак, Алабуга бүләккә дүрт спорт мәйданчыгы алган.

Бу хакта Суворов хәрби училищесының махсус фәннәр һәм физик әзерлек циклы җитәкчесе Владимир Щинов сөйләде. Бу вакыт эчендә мәйданчыкның ясалма өслеге һәм коймасы шактый таушалган хәлгә килгән. Шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән алар яңартылды. Хәзер резин валчык һәм ком җәю, шулай ук капкаларга сетка тарту эшләре калган.
Училищеның мини-футбол буенча үз җыелма командасы бар. Егетләр төрле ярышларда даими катнаша. Мәйданчыкта суворовчылар шәһәрдә генә түгел, ил күләмендә дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен даими шөгыльләнә.

Нет комментариев