Алабуга студентлары Советлар Союзы Герое каберен тәртипкә китерделәр
Студентлар территорияне коры үләннәрдән чистарттылар һәм чардуганны буядылар.
Алабугада тарихи хәтерне саклау һәм хәрби каберлекләрне карау буенча эш дәвам итә. Бүген Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары Советлар Союзы Герое Аким Андреевич Гавриловның (1904–1982) кабере янында өмә үткәрделәр.
Көллиятнең «Җиңү волонтерлары» отрядында катнашучылар территорияне коры үләннәрдән чистарттылар һәм чардуганны буядылар. Искәртеп үтик, 2025 елдан ветеранның кабере әлеге студентлар берләшмәсенең даими патронажы астында тора.
Тарихи белешмә: Гвардия кече лейтенант Аким Гаврилов — Бөек Ватан сугышы тарихында легендар шәхес. Ул 136-нчы гвардия укчылар полкы взводы белән командалык итә. 2-нче Украина фронты составында, хәрби бурычларны үтәгәндә ул зур батырлык күрсәтә.
Алабуга урамнарының берсенә Аким Андреевич Гаврилов исеме бирелгән, ә 2005 елның 9 маенда Хәтер мәйданында аның бюсты куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев