Алабуга районының ТОС рәисләре Казанда республика конкурсы бүләкләрен алды
Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләүнең тантаналы церемониясе узды.
Бүләкләнүчеләр арасында Алабуга районы вәкилләре дә бар.
Территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) конкурсы Татарстанда 2015 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — территориаль иҗтимагый үзидарә эше нәтиҗәлелеген арттыру һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүдә халык инициативаларын яклау. Конкурс халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерергә, шулай ук җирле дәрәҗәдә үз проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Отып алынган грантларның гомуми суммасы 3,4 миллион сум тәшкил итте. Район башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бу акчаларны иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев