Авылда IV муниципаль суган фестивале узды, анда тирә-як шәһәрләрдән һәм авыллардан кунаклар җыелды. Программада ярминкә, иҗади конкурслар, мастер-класслар һәм ярышлар бар иде.

Танайка янә районның суган башкаласы исеменә лаек булуын раслады
Яраткан бәйрәмне бергәләп билгеләп үтү өчен бирегә якын-тирә шәһәр һәм авыллардан кунаклар җыелды. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Танайка авыл җирлеге башлыгы Айнур Сөләйманов һәм Алабуга муниципаль районы Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Геннадий Баганов авыл халкын бәйрәм белән котлады. Алар бәйрәмгә килүчеләргә сәламәтлек, уңышлар, тыныч күк йөзе теләде, фестиваль традициясенең киләчәктә дә дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Бәйрәм мәйданында зур ярминкә оештырылды. Анда Алабугадан, Танайкадан һәм районның башка авылларыннан килгән оста куллы кешеләр үз эшләнмәләрен тәкъдим итте. «Танайка СВОих не бросает!» һәм «Елабужанка. Супы для СВОих» гуманитар остаханәләре дә кунакларны үз эшчәнлекләре белән таныштырды.
Танайка урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Арсений Карпов тәм-том белән тырышып сату итте, кергән акчаны җирле гуманитар остаханәгә тапшырды. Аның ике абыйсы хәзер алгы сызыкта, Арсений алар белән аралашып, һәрвакыт ярдәм итеп тора. Надежда Можгина авторлык эшләнмәләр — тукыма кисәкләреннән тегелгән юрганнар, кухня тоткычлары, уенчыклар һәм башка әйберләр алып килгән. Тегү эше белән ул 40 елдан артык шөгыльләнә һәм остаханә эшенә дә үз өлешен кертә.

«Суган патшабикәсе»
Традицион «Суган патшабикәсе» бәйгесендә иң-иңнәр исеме өчен алты катнашучы көч сынашты. «Суган толымы», «Суганнан эшләнмә» бәйгеләрендә дә үзенчәлекле эшләр тәкъдим ителде. Катнашучылар суганнан бизәлгән кәрзиннәр һәм чәчәк бәйләмнәре, төрле композицияләр, күләмле натюрмортлар, уенчыклар һәм хәтта кечкенә бакча карачкылары ясаган.

Теләге булганнар осталар белән бергә үз куллары белән истәлекле сувенир ясый алды. Мастер-классларны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте педагоглары һәм студентлары үткәрде.
Аерым мәйданчыкта балалар һәм өлкәннәр өчен тизлек, җитезлек һәм тапкырлыкка бәйгеләр, ярышлар оештырылды. Ә бераз читтәрәк фермер хуҗалыклары продукциясен сатып алырга һәм мичтән яңа чыккан кайнар коймаклардан авыз итәргә була иде.
Нет комментариев