ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында заокнсыз рәвештә 970 тонна ком-гравий катнашмасын чыгару ачыкланган

Хокук бозуны Алабуга районын тикшерү вакытында Кама буе идарәсе инспекторлары ачыклаган. Эшләр Кама акваториясендә кирәкле лицензиясез алып барылган.

Тикшерү барышында белгечләр Кама елгасы акваториясендә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгаруны теркәгәннәр. Йөзмә кран ярдәмендә баржага 970 тонна ком-гравий катнашмасы төягәннәр, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте. 

Инспекторлар җир асты байлыкларына китерелгән зыянны исәпләп чыгарганнар. Аның күләме 253 мең сум тәшкил иткән. Юридик затка зыянны ирекле рәвештә каплауны таләп итеп дәгъва юллаганнар, әмма оешма моны эшләмәгән. Шуннан соң министрлык Татарстан Республикасы Арбитраж судына мөрәҗәгать итә.

Суд экологларның таләпләрен хуплый һәм хокук бозучыны зыянның бөтен суммасын түләргә мәҗбүр итә. Карар законлы көченә кергәннән соң юридик затның аны үтәү өчен ике ай вакыты булачак.


Нет комментариев