Алабуга районында су керү тыелган урыннарда рейдлар ешрак уза башлады
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту темасына багышланды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел безнең районда суда һәлак булу очрагы берәү булса, быел инде әлеге сан өчкә җиткән — берсе шәһәрдә һәм икесе районда. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыкларына аеруча уяулык күрсәтергә, сулыкларны, җирле халык ял итә торган урыннарны карап чыгарга кирәк. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Алабуга районында су коену өчен әзерләнгән бер генә урын бар — Шишкин урамында урнашкан шәһәр пляжы, анда коткаручылар, медицина хезмәткәре кизү тора, биредә су төбе тикшерелгән һәм ял итү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар.
Мондый рейдларны үткәрүне шәһәрдә дә көчәйтергә кушылды.
— Алабуга районында суда һәлак булучылар саны арту сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы утырышыннан соң җиһазландырылмаган урыннарда ял итүчеләрне ачыклау буенча даими рейдлар уздыру турында карар кабул ителде. Барлык алабугалыларга һәм шәһәребез кунакларына ял итү өчен шәһәр пляжын гына сайларга үтенеч, — диде муниципаль контроль бүлеге башлыгы Жанна Сармакова.
Икенче көнне үк комиссия Криушага юл тотты. Комиссия составына муниципаль контроль, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре керде. Элек биредә пляж булган. Криушада су керүне тыючы табличкалар булуга карамастан, кешеләр барыбер биредә су коеналар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ял итүчеләр рейдта катнашучыларның кисәтүләренә аңлап карадылар. Мәсәлән, ир-атлар алар җирле түгел, дип хәбәр иттеләр, коенырга булганнар, ә навигатор аларны нәкъ менә шушы урынга алып килгән. Берничә гаилә дә бар иде: алар кызынырга, балык тотарга килдек, су коенырга түгел, дип аңлаттылар. Якында гына тагын бер гаилә ял итә иде. Комиссия әгъзалары әни кешегә монда су коенырга ярамый дигәч, ул шунда ук үзенең ике улын судан чакырып чыгарды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ял итүчеләргә белешмәләр өләште һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.
— Без билгесез һәм бу максат өчен җиһазландырылмаган сулыкларда су коенудан тыелырга, исерек хәлдә суга кермәскә, моторлы суднолар, көймәләр янына йөзеп килмәскә, су янында балаларны караучысыз калдырмаска дигән гади кагыйдәләр турында искә төшерәбез, — диде 75 нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы урынбасары Антон Лизунов.
Шуны истә тотарга кирәк, санкцияләнмәгән урыннарда коенган өчен җәза да каралган. Бу административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.10 маддәсе. Аның буенча нәкъ менә җиһазландырылмаган − ягъни коткару посты булмаган, төбе тикшерелмәгән, буйклар һәм башка куркынычсызлык элементлары булмаган урыннарда су коенган өчен җәлеп итәләр. Гражданнар өчен җәза − кисәтү яки 1 000 сумнан 1 500 сумга кадәр штраф.
Әмма шуны истә тотарга кирәк, эш бит штрафта түгел, ә сезнең үз тормышыгызны һәм сәламәтлегегезне куркыныч астына куюыгызда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев