Алабуга районында Өлкәннәр ункөнлегендә 150дән артык чара узачак
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында Өлкәннәр ункөнлегендә 150дән артык чара узачак

1 октябрьдән Алабуга районында Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Өлкән буын өчен 150дән артык чара әзерләнгән.

Өлкән буын өчен 150дән артык чара әзерләнгән

Социаль фонд мәгълүматлары буенча, районда 22 714 пенсионер яши. Алар арасында 100 яшьтән өлкәнрәк 7 хатын-кыз һәм 1 ир-ат бар, тыл хезмәтчәннәре — 107 кеше.

Ветераннар советы актив эш алып бара. «Көмеш» волонтерлар МХОда катнашучыларга 9 гуманитар штаб һәм остаханәдә ярдәм итә, мәктәпләрдә батырлык дәресләре үткәрә. 2026 елда инде 1500дән артык очрашу уздырылган. 3 меңнән артык пенсионер районның мәдәни һәм спорт тормышында катнаша. Районда 145 башлангыч ветераннар оешмасы эшли, аларда 15 меңнән артык кеше исәпләнә. «Ышаныч — Доверие» үзәге белән берлектә 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз гражданнарның көнкүреш шартлары тикшерелгән. Хәзерге вакытта 348 кешегә социаль хезмәт күрсәтелә.

Тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына, озын гомерлеләргә һәм МХОда һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. 100 яшьтән өлкәнрәк райондашларга Татарстан Рәисеннән бүләкләр бирелә. Барлык бүләкләр дә 1 октябрьгә кадәр адресатларга җиткереләчәк. «Эссен Продакшн» 6000 татлы бүләк әзерләү өчен продукция тәкъдим итте.

Өлкәннәр көненә багышланган «Өлкән буынга хөрмәт белән» дип аталган тантаналы чара 1 октябрьдә сәгать 16.00дә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә узачак.

Өлкән буын өчен 150дән артык чара әзерләнгән

1 октябрьдә сәгать 12.30да Җәмигъ мәчетендә бәйрәм табыны әзерләнә. 2 октябрьдә сәгать 18.00дә Спас соборында өлкәннәрне шулай ук чәй өстәленә чакыралар. «Иллюзион» кинотеатры 10 көн дәвамында көн саен сәгать 15.00дә бушлай киносеансларга чакыра. Спорт объектларында 9.00дән 12.00гә кадәр бушлай шөгыльләнергә була. 1 октябрьдә Алабуга музей-тыюлыгының 17 музей-күргәзмә объектына керү бушлай булачак.

Ункөнлектә диспансеризация һәм вакцинация үткәрү дәвам итә, шулай ук ялгыз, йөри алмаучы кешеләр өйләрендә медицина тикшерүе уза алачак. Районда мондый хезмәткә мохтаҗ 1500 кеше бар. «Ышаныч» үзәгенә авылларда яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә бушлай илтү өчен яңа автомобиль тапшырылды.

Ветераннар советы «Барс» яшьләр үзәгендә бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк. 6 октябрьдә Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. Октябрьдә «Өченче яшь институты»нда яңа уку елы башлана. Анда 200гә якын өлкән кеше 2027 елның язына кадәр 7 программа буенча белем алачак.


Нет комментариев