Исемлеккә дүрт участокны, шул исәптән Алабугага килү юлындагы транспорт узелын төзү һәм ремонтлау кертелгән.
«Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында Алабуга районында «Алексеевскдорстрой» подряд оешмасы тарафыннан 655 млн сумлык юл эшләре башкарылган. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә хәбәр иттеләр.
Аерым алганда, түбәндәге объектларда эшләр башкарылган:
- М-7 — Волга — Морт — Умәк — Бажениха автомобиль юлы төзелеше — 92 млн сум;
- М-7 — Идел — Бәзәкә юлын ремонтлау — 24 млн сум;
- Идел — Костенеево — Котловка юлын капиталь ремонтлау — 100 млн сум;
- Алабуга шәһәренә керү юлы (транспорт төене) — 439 млн сум.
Докладта билгеләп үтелгәнчә, күрсәтелгән объектлар моңа кадәр әйтелгән 1,6 млрд сумга кертелмәгән булган. Моннан тыш, юлларны комплекслы ремонтлау һәм карап тоту кысаларында районның юл-урам челтәрен ремонтлау да каралган.
Шулай ук укыгыз: Алабуга районында юлларны киң колачлы яңарту дәвам итә. Булганнары ремонтлана һәм яңалары төзелә.
Нет комментариев