Алабуга районында ике меңнән артык яшь чыршы утырттылар
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ике меңнән артык яшь чыршы утырттылар

Экологик акциягә предприятие хезмәткәрләре, КФУ студентлары һәм җирле халык та кушылды. Кайбер катнашучылар үзләре үстергән үсентеләрне алып килгән иде.

Алабуга районында ике меңнән артык яшь чыршы утырттылар

Алабуга районында «Урманны саклыйк!» бөтенроссия акциясе кысаларында агач үсентеләре утырттылар. Катнашучылар уртак тырышлык белән ике меңнән артык чыршы утыртты.

Урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә яшелләндерүгә «Алабуга» махсус икътисади зонасының «Экология» модуленнән СААЖ һәм эксплуатация һәм энергетика идарәсе коллективлары да кушылды. Агач утыртуда КФУның биология факультеты студентлары да актив катнашты.

Алабуга районында ике меңнән артык яшь чыршы утырттылар

Ирле-хатынлы Наилә һәм Корнелиус аеруча аерылып тордылар, алар экологик чараларда даими катаншырга тырыша. Бу юлы алар орлыктан үзләре үстергән яшь агачлар алып килгәннәр иде.

Алабуга районында ике меңнән артык яшь чыршы утырттылар

Эшләр тәмамланганнан соң, катнашучылар бергәләшеп чәй эчәргә җыелды.


Нет комментариев