Алабуга районында ике авыл җирлегендә җитәкчеләр алышынды
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында ике авыл җирлегендә җитәкчеләр алышынды

Мурзиха һәм Лекарево авыл җирлекләре җитәкчеләре үз вазифаларыннан китә.

Гомумшәһәр планеркасында Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов районның авыл җирлекләре җитәкчелегендәге кадрлар үзгәрешләре турында хәбәр итте.

Мурзиха авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин һәм Лекарево авыл җирлеге башлыгы Ирина Гарипова лаеклы ялга китәләр.

Александр Косов җитәкчеләрнең эшен билгеләп үтте һәм аларның икесе дә күп еллар дәвамында үз авыл җирлекләренә югары дәрәҗәдә ярдәм итүләрен ассызыклады.

— Әлбәттә, авыл җирлекләрен чыннан да югары дәрәҗәдә тоткан җитәкчеләр, белгечләр белән аерылышу күңелсез. Әмма тормыш дәвам итә, туктамый. Алар үзләре өчен шундый мөһим карар кабул иткән икән инде, димәк шулай былрга тиеш, — диде Александр Косов.


Нет комментариев