Алабуга районында «Добродел» волонтерлары сугышчыларга ярдәмгә 800 мең сумнан артык акча җыйган
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга районында «Добродел» волонтерлары сугышчыларга ярдәмгә 800 мең сумнан артык акча җыйган

Лекареводагы гуманитар пункт 2022 елның октябреннән эшли. Анда катнашучылар кирәкле әйберләр һәм продуктлар җыя, файдалы эшләнмәләр ясый һәм алгы сызыктан килгән заявкаларны үтиләр.

Алабуга районындагы «Добродел» гуманитар пункты волонтерлары

Сугышчыларның таянычы: «тыл тотучы» волонтерлар

Алабуга районында 9 гуманитар штаб һәм остаханә эшли. Алар арасында шәһәрдәге «Дома ждут», «Вместе к Победе», «Мы Вместе!», «Победа за нами», «Планета Добра», «Благомир», «Елабужанка» штаблары, Поспеловода «Помощь фронту» һәм «Танайка СВОих не бросает» хәрәкәтләре бар.

Моннан тыш, районда да күп кенә гуманитар пунктлар эшли. Мәсәлән, Лекаревоның «Добродел» ярдәм пункты. Аның җитәкчесе — Юлия Аверьянова. Аңа ире Олег һәм әти-әнисе — Валентина Федоровна белән Александр Кузьмич Сотониннар ярдәм итә. Волонтерлар нәкъ менә аларның йортында эшли. Быел активистны башка волонтерлар белән бергә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанга чакырдылар. Лекареволылар әзерләгән күргәзмә белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та танышты.

Алабуга районындагы «Добродел» гуманитар пункты волонтерлары

«Добродел» 2022 елның октябреннән эшли

— Ярдәм җыю пунктын 2022 елның октябрендә ачтык. Шуннан бирле көн саен эшлибез, — дип сөйләде Юлия. — Акча белән генә 800 мең сумнан артык җыйдык, ә күпме төрле әйбер тапшырылды! Безгә Лекарево һәм Олы Армалы авыллары, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы, Казан шәһәрләрендә яшәүчеләр ярдәм итә. Германиянең Шпайер шәһәрендә яшәүче сеңлем һәм аның ире Кристиан да читтә калмады. Аларның барысына да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Аеруча авыл җирлеге башлыгы Ирина Гариповага, «Защитники Отечества» фондының социаль координаторы Таңсылу Хөснуллинага, волонтерлар штабларына һәм Алабуга ветераннар советына зур рәхмәт.

Алабуга районындагы «Добродел» гуманитар пункты волонтерлары

Волонтерлар алгы сызыктан килгән заявкаларны үти

«Доброделы» волонтерлары хәрбиләрнең сораулары буенча да, үзләре планлаштырганча да ярдәм җыя. Алар иң кирәкле әйберләрне: эчке һәм өске кием, медицина кирәк-яраклары һәм дарулар, гигиена чаралары, тегү өчен материаллар, азык-төлек, шул исәптән тозланган әйберләр һәм кайнатмалар әзерли. Соңгы елларда алар окоп шәмнәре, тактик беләзекләр һәм башка кирәк-яраклар ясаган. Шулай ук дәвалау өчен мазьлар, үләнле конфетлар, коры ашлар, омлетлар һәм кесәлләр әзерләгәннәр. Барлык яшелчә, үлән һәм җиләкләрне дә үзләре җыеп киптергәннәр. Позывнойлары язылган мунчалалар хәрбиләр арасында аеруча популяр.

Юлия яңалыкларны игътибар белән күзәтеп бара, яңа әйберләрне башта үзе сынап карый, аннары башкаларга күрсәтә һәм фронтка кирәкме-юкмы икәнен ачыклый. Бер тапкыр ул окоп шәмнәре ясау буенча Луганск белән телемост та үткәргән.


Нет комментариев