Авылда уздырыла башлаган бу яңа бәйрәм Бехтерево халкын һәм кунакларын янә бергә җыячак. Чараның үзәгендә — халык традицияләре һәм авылның үзенчәлекле символы булган Бехтерево яулыгы.
6 сентябрьдә Бехтерево авылында «Бехтерево яулыгы» бәйрәме узачак. Чара буа янындагы болында үткәрелә һәм сәгать 11.00дә башлана. Бәйрәм беренче тапкыр узган ел оештырылды. Ул вакытта төп вакыйгаларның берсе — махсус эшләнгән Бехтерево яулыгын тәкъдим итү булды. Яулык авылның үзенчәлекле символына һәм аның мәдәни мирасының бер өлешенә әверелде.
Быел да оештыручылар кунаклар өчен бай программа әзерли. Бәйрәмдә халык традицияләре, авыл мохите һәм табигать кочагындагы җылы атмосфера булачак. Район халкын һәм кунакларны саф һавада көн үткәрергә, Бехтерево авылының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән танышырга чакыралар. Чара сәгать 11.00дә башлана. 0+
Нет комментариев